1999 елда Светлана Юрьевна «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Алабуга медицина училищесын «Шәфкать туташы» квалификациясе буенча тәмамлый.
2005 елда «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча «Казан дәүләт медицина университетын» «Менеджер» квалификациясе буенча тәмамлый.
2020 елның декабреннән 2нче номерлы йогышлы авырулар бүлегендә эшли. Башта шәфкать туташы вазыйфасында, ә 2021 елның гыйнварыннан - өлкән шәфкать туташы булып .
2021 елның 31 мартыннан «АҮРХ» ДАССУның баш шәфкать туташы вазыйфасына билгеләнде.