1996 елда дәвалау эше белгечлеге буенча Оренбург дәүләт медицина академиясен тәмамлый. 1996-1997 елларда Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетында травматология-ортопедия белгечлеге буенча интернатура уза.
1997-2000 елларда Республика клиник хастаханәсендә табиб-травматолог-ортопед булып эшли, 2000-2008 елларда – Баулы үзәк район хастаханәсенең травматология бүлегендә эшли, 2008-2017 елларда – Алабуга үзәк район хастаханәсендә травматология бүлегендә, 2017-2020 елларда – Республика клиник хастаханәсендә эшли.
2017 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБМУ, «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге» программасы буенча һөнәри әзерлек үтә. Квалификациясе «Сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыручы табиб». 2020 елның апреленнән Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнә.